Kardeş Kalemler

Dil Araştırmaları

Kalemdaş

Türk Dünyası Edebiyat Dergileri Kongresi

AYB - Edebiyat Akademisi

Uluslararası Kaşgarlı Mahmud Hikâye Yarışması

Bengü Yayıncılık

Türk Dünyasında Edebiyat Adamı Ödülleri

II. Деде Коркут ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХАЛЫКАРА ПЬЕА БӘЙГЕСЕ

  • Бәйгегә тәкъдим ителгән пьесаның темасы чикләнмәгән. (Балаларга адресланган яки кыска сәхнә уеннары моннан чыгарма булып тора).
  • Бәйгенең теле: төрек, әзәри, казах, кыргыз, төрекмән, үзбәк, татар, башкорт, чуваш, Кырым татарлары, гагауз, карачай-балкар, комык, уйгур, хакас, алтай, саха, тува телендә иҗат ителгән әсәрләр кабул ителә.
  • Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән.
  • Һәр автор бары тик бер әсәр генә тәкъдим итә ала.
  • Бәйгедә катнашучы әсәрләр сәхнәгә куярга яраклы булырга тиеш.
  • Әсәрләр үзенә бер төрле булырга тиеш. Теге яки бу әсәргә нигезләнмәгән, бернинди әсәрнең тәэсирендә язылмаган булырга тиеш.
  • Бәйгедә катнашучы пьеса беркайда да басылып чыкмаган, сәхнәдә куелмаган һәм бүләкләнмәгән булырга тиеш.
  • Әсәрләр Times Roman 12 кегельдә, ворд форматында җыелырга, юл арасы 1,5 үлчәмендә булырга тиеш. Аерым дискта һәм 6 нөсхәдә тапшырыла (барысы бер конвертта.)
  • Әсәрләр ике пәрдәдән артмаска тиеш.
  • Әсәрләр ябык тәртиптә, авторы күрсәтелмичә, бары тик девиз куелып тәкъдим ителә. Автор турында тулы белешмә (исем-фамилиясе, паспорт мәгълүматлары, тәрҗемәи хәле һәм бер фоторәсеме) аерым конвертта тапшырыла. Электрон почта белән җибәрелгән әсәрләрдә әлеге мәгълүматлар өстәмә рәвештә кушылачак һәм бәйгене оештыручыларда бәйге азагына кадәр яшерелеп сакланачак. Жюри әсәрләргә бәя биреп, җиңүчеләр ачыкланганнан соң гына, конвертлар жюри әгъзалары алдында ачыла.
  • Бәйгедә катнашучы әсәрләр, почта аркылы җибәрелгән очракта, түбәндәге адреска юллана: “Avrasya Yazarlar Birliği Sakarya Mahallesi Göztepe Sokak 5/A- Ankara/Türkiye”
  • Әсәрне электрон почта адресы белән җибәрүчеләр This email address is being protected from spambots. You need JavaScript enabled to view it. адресына сала алалар.
  • Оештыручы идарә, кирәк тапкан очракта, бәйгене ике тур итеп үткәрергә мөмкин.
  • Әсәрләрне бәяләп хөкем чыгару өчен пьесалар төрек теленә тәрҗемә ителәчәк.
  • Жюри әгъзалары, аларның якыннары һәм туганнары конкурста катнаштырылмый.
  • Бәйгедә катнашкан әсәрләр авторга кире кайтарылмый һәм автор әлеге әсәр буенча бернәрсә дәгъвалый алмый.
  • Ярышта җиңүяулаган әсәрләрне Тюрксой әгьзасы булган өлкәләрнең театр репертуарларына кертергә тәкьтим ителәчәк.
  • Әлеге шартнамәгә туры килмәгән мөрәҗәгатьләр кабул ителми.
  • Бәйгедә катнашучылар әлеге шартларны кабул иткән була.

БӘЙГЕ КАЛЕНДАРЫ

  1. Бәйгене игълан итү : 15.04.2017
  2. Пьесаларны тапшыруның соңгы көне : 30.09.2017
  3. Урыннарны игълан итү көне : 15.11.2017
  4. Бүләкләү тантанасы : 2017 елның декабрь ае

 

БӘЙГЕ Бүләкләри

  1. 1 нче урын өчен : 15.000 (ун биш мең төрек лирасы)
  2. 2 нче урын өчен : 10.000 (ун мең төрек лирасы)
  3. 3 нче урын өчен : 5.000 (биш мең төрек лирасы)
  4. 1 нче кызыксындыру бүләге : 2.500 (ике мең биш йөз төрек лирасы)

 

 

 

Has Bahçe Edebiyat Sohbetleri

II. Uluslararası Dede Korkut Tiyatro Eseri Yarışması
 

Copyright © 2017 Avrasya Yazarlar Birligi. All Right Reserve.
AYB Türk Dünyası Yazarlar Birliği üyesidir.